Яңа ел табыны

Яңа ел табыны

Яңа елны каршылау кичке унберенче яртыда-унбердә башлана. Өстәлгә төрле салатлар, салкын ит (тавык, каз, үрдәк), койка, кыздырылган балык, җиләк-җимеш (мандарин, әфлисун, алма), тозлы кәбестә (башлысы яхшырак), тозлы помидор, арыш һәм бодай ипие, минераль сулар, җиләк-җимеш сулары һәм шампанский куялар.
Яңа ел табыны артык зур булмый: 8-12 кешелек итеп әзерләнә. Шуңа күрә салкын ашларны берәр тәлинкәгә җитәрлек итеп кенә салып чыгаралар. Яңа ел табынына кайнар шулпа бирмиләр. Ләкин кайнар ашамлыкларны ике тапкыр - яңа елга кадәр, гадәттә, балыктан әзерләнгән ашлар һәм яңа елдан соң, әйтик, томалап пешерелгән яки кыздырган ит (сарык, сыер ите) белән кайнар бәрәңге; пилмән, пылау, тутырган каз яисә тавык, өчпочмак, пәрәмәч һ.б. бирәләр. Ахырдан чәй һәм кофе бирәләр. Чәй янына шикәр, варенье, конфет куялар, кофе янына шикәр, кайнар сөт яисә куертылган сөт, сөт өсте куярга мөмкин. Чәй өстәленә татлы бәлешләр, шулай ук торт, кош теле һ.б. камыр ашлары куярга, төче коймак пешерергә мөмкин.