Яшелчәдән салкын ашлар
Яшелчәләр турап ясаган салкын ашны салат диләр. Ул табынны баета һәм ямьләндерә.
Кулинария белгечләре арасында салат әзерләү тәртибен күрсәткән шундый мәзәк бар: "Бер үк ашны берничә кеше пешерсә, аларның аны бозуы ихтимал. Ә менә салатка, һичшиксез, дүрт повар кирәк, - диләр алар. - Беренче повар бик саран булырга тиеш, чөнки ул салатка аш серкәсе сала. Икенчесе - филосов, салатка тоз өстәргә тиеш. Өченчесе - мут кеше, ул салатка май сала. Дүртенчесе - рәссам, чөнки салатны болгата, бизәкли һәм табынга бирә".
Салатны яшелчәнең пешкәненнән дә, пешмәгәненнән дә ясарга була.
Тиешенчә чистартып, вак итеп туралган берничә төр яшелчәне, бергә кушып, май, каймак, майонез, тоз, борыч, тәмләткечләр белән болгаталар. Табынга, салат савытына өеп, яшел укроп, башка төрле тәмләткеч яшел үләннәр белән бизәп бирәләр.
Салатны артык мул итмичә, артып калмаслык итеп кенә әзерләргә кирәк, чөнки ул бик тиз бозыла.
Иртәнгә, көндезге, кичке ашка яисә кунак табынына тигез өлгергән кызыл помидор я кыяр, вак кишер, редисны бөтен килештә куярга була. Яфрак-тамырларын, очларын кисеп, тәлинкәгә матурлап тезелгән яшелчә өстәлне бизи.
Чөгендерне һәм башка яшелчәләрне пешереп, чистартып, яшел суганны бармак озынлыгында, укроп, петрушка кебек тәмләткечләрне эре итеп турап китерәләр. Болай тураганда яшелчәләр тиз бозылмый. Аларның калганын салкын урынга алып куялар, салкын суда юып, яңадан файдаланырга мөмкин.
Уылган ачы торма
Әрчеп юган торманы, угычта уып, тирән савытка салырга, өстенә тоз, борыч, серкә, көнбагыш мае сибеп болгаткач, 5-6 минут салкында тотарга кирәк.
Уылган тормага вак кына тураган (яисә уган) пешкән чөгендер яки чи кишер һәм вак итеп тураган башлы суган өстәргә, каймак яисә майонез (яки икесен дә) салып болгаткач, табынга бирергә мөмкин.
1 өлешкә: 100 г торма, 50 г пешкән чөгендер яки кишер, 20 г башлы суган, 20-25 г көнбагыш мае, 30 г каймак яки майонез, кирәгенчә тоз.