Туй өстәле
Туй - яңа тормышка аяк баскан яшьләр өчен иң истәлекле көн. Туй табынын мул итеп әзерлиләр, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, чәкчәк, бохар кәләвәсе, паштет яки бәлеш, торт кебек ашамлыклар да була.
Татар халкы туй табынына бал-май куя. Яшьләр тормышы шул бал-май кебек татлы булсын! Аны иң элек кияү белән кәләш, аннары башкалар авыз итә.
Туй табынына азыкны парлап куялар. Кода-кодагыйлар пар каз, ике тутырган тавык, ике бәлеш һ.б. алып килә.
25 ел һәм 50 ел бергә гомер иткәннән соң көмеш һәм алтын туйларны да шулайрак үткәрәләр.
Табынның түрендә кияү белән кәләш (ул кияүнең уң ягына) утыралар. Аның янына - егетнең әни-әтисе һәм шаһитлар, ә егетнең сул ягыннан кызның әни-әтисе һәм шаһитлар утыра. Шуннан инде өстәл буйлап кара-каршы кода-кодагыйлар утырырга тиеш. Ягъни өстәлнең уң ягына - егет ягыннан килгән туганнар, сул ягына кыз ягындагы туганнар утыра. Шуны да онытмаска кирәк, кода каршына - кода, кодагый каршына - кодагый утыруы бик мәгънәле һәм күңелле, чөнки аларның серләре уртак.
Башка кунаклар, дус-ишләр дә табын янында тиешле урыннарын табалар. Шуны әйтеп үтик, табын янында ир кешенең уң ягында хатыны утырса, сул ягына ир кеше утыра.