Татар әкиятләре
Төлке белән Кысла
Төлке белән Кысла Лев Толстой буенча
Төлке Кыслага әйтә:
– Әйдә, чабышабыз! – ди.
– Әйдә, чабышабыз! – ди Кысла да.
Чабышып китәләр. Төлке алдан чабып китә, ә Кысла аның койрыгына ябыша.
Төлке билгеләнгән урынга барып җитә, һәм борылып карый, койрыгын селкеп куя. Ә Кысла койрыктан ычкынып төшә дә Төлкегә әйтә:
– Мин сине монда күптән көтәм инде! – ди.
Лев Толстой әкияте.
Тегермән
Тегермән Разил Вәлиев буенча
Әбинең туган көненә
Бүләк иттек тегермән.
«Хәзер кофе тарттырырга
Кибеткә барып йөрмәм, –
Дип сөенә әбиебез, –
Мәшәкатьтән котылдым».
Әби күршегә керүгә,
Тегермәнгә тотындым.
Әй тарттырам чикләвекне
Кабыгы-ние белән.
Әйләнеп тора тегермән,
Мин шатлыгымнан көләм.
Тарттырдым мин бәрәңге дә,
Тарттырдым кишер, кыяр...
Мин тарттырган нәрсәләрне
Ашаса, фил дә туяр.
Тарттырдым мин борыч, суган,
Тарттырдым мин алманы.
Өебездә тарттырмаган
Бернәрсә дә калмады.
– Син тарттыңмы? – диеп, әби
Аһ-уһ килде, шаккатты...
...Әйе, әйе, үзем тарттым,
Колакны әби тартты.
Разил Вәлиев әкияте.
Шалкан
Шалкан. Рус халык əкияте буенча
Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде.Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште.Тарта, тарта – шалкан чыкмый. Бабай, шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине чакырды. Əби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар.Əй, тарталар, әй, тарталар – шалкан һаман чыкмый. Əби булышырга кызын чакырды. Кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Əй, тарталар, әй тарталар – шалкан чыкмый да чыкмый. Кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Əй, татарталар, әй тарталар – шалкан чыкмый да чыкмый. Əбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Əй, тарталар, әй, тарталар – шалкан һаман да чыкмый. Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи – Акбайга, Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Əй, тарталар, әй, тарталар – шалкан һаман чыкмый. Песи тычканны чакырып килде. Тычкан – песигә, песи – Акбайга, Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга ябышты. Əй, тарталар, әй, тарталар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәде – тамыры-ние белән каерылып чыкты.
Рус халык əкияте.
Өйдәге диңгез
Өйдәге диңгез Разил Валиев буенча
Эштән кайткач,
Әти әйткән:
«Каян килде
Бу диңгез?
Моңа кадәр
Коры җирдә
Тора иде өебез.
Су эчендә
Өстәл, диван,
Зур шкаф утрау кебек.
Монда давыл
Булган, ахры,
Бөтен җирдә
Ак күбек».
Әни күп уйлап тормаган,
Елмаеп болай дигән:
«Диңгез түгел,
Бу, әтисе, кызыбыз
Юган идән».
Разил Валиев әкияте.
Өч угыл
Өч угыл Дәрдемәнд буенча
Бер кешенең өч улы бар иде. Иң кечкенәләре Гали исемле икән.
Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар бик пешкән, татлы, сусыл җимешләр иде.
Берничә сәгатьтән соң аталары, балаларын янына чакырып: «Алмаларны нишләттегез?» – дип сорады.
Өлкән улы әйтте:
– Әти! Мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстермәкче буламын.
– Яхшы иткәнсең, улым! – диде ата.
Уртанчы улы әйтте:
– Мин алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен дип дога кылдым.
Атасы янә: «Яхшы иткәнсең, улым!» – диде.
Өченче улы Гали атасына карап әйтте:
– Алманың яртысын ашадым. Атасы әйтте:
– Яртысын нишләттең? Гали куркып, кызарып әйтте:
– Күршебезнең улы Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.
– Бәрәкалла, улым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең! – дип, атасы Галинең битеннән, күзләреннән үпте.
Дәрдемәнд буенча.