Татар әкиятләре
Канатларың булса...
Канатларың булса... Рөстәм Мингалим буенча
Бер кыз кошларның канатлы булуларына кызыгып яшәгән.
- Ник минем канатларым юк икән? – дигән бу кыз әнисенә.
– Кошларның канатына кызыгасыңмы? – дигән әнисе.
– Әйе, бик кызыгам, – дигән кыз.
– Канатың булса нишләр идең, балам? – дигән әнисе. – Әллә очып китәр идеңме? Мине калдырып?
– Очып китәр идем дә... Очып кайтып җитәр идем, сине сагынып. – дигән кызы.
Әнисе кызын кочагына алган. Кыз да әнисен кочаклаган.
– Канатларың булса, кулларың булмас иде. Син мине болай кочаклый алмас идең, кызым, –дигән әнисе.
Моннан соң ул кошларның канатлы булуына да кызыкмаган. Аларга ул бик яратып карый, кызганып та куя... Үзенең бердәнбер әнисе, әнисен кочакларга ике кулы булган өчен шатланып яши икән.
Рөстәм Мингалим әкияте.
Ике ялкау
Ике ялкау татар халык әкиятләре буенча
Борын-борын заманда булган, ди, ике ялкау кеше.
Бер тапкыр барганнар, ди, болар урманга.
Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди.
Ике ялкау, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр.
Олырагы әйткән, ди:
– Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк, – дигән.
Кечерәге әйткән:
– Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, астына кереп ятыйк, – дигән.
Ике ялкау алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди.
Байтак яткач, олысы, тамагы ачканга чыдый алмагач, тагын әйткән:
– Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! – дигән. Кечесе әйткән, ди:
– Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, – дигән, ди.
Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди.
Татар халык әкияте.
Тагын кара: Буялыш Ике ялкау
Бик яхшы сабак алды ябалак
Очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел агачлар үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
Бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле чуар, ә башлары песи башына бик охшый.
Бик яхшы сабак алды ябалак Абдулла Алиш әкияте буенча
Күзләре, коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр,
шуңа күрә ауга да төннәрен генә йөриләр. Кичләрен урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала.
Бу тавышка кошлар, ерткычлар йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» – дип, ябалаклардан зарланалар.
Бер төнне ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.
Ана Ябалак балаларына:
– Бер-берегездән аерыласы булмагыз, көндезгә калмагыз! – дигән.
Балалар арасында бик шугы: «Тукта әле, әни сүзен тыңламасам, ни булыр икән?» – дигән һәм туганнарыннан аерылган.
Ябалаклар аның өчен бик кайгырышканнар. Таң тугач, өйләренә кайтып киткәннәр.
Кайтсалар, теге шаян өйләрендә дә юк икән. Ябалаклар бик кайгырышканнар, елашканнар.
Ә теге шаян бу вакыт аяк бармаклары белән агач ботагына нык ябышкан, кая барырга белми аптырап тик утыра икән.
– Минем агачымда нишләп болай кукраеп утырасың? – дигән Тиен.
– Тиенкәй-изгекәй, зинһар, мине кума инде, кич булуга китәрмен, – дигән Ябалак баласы.
– Әниең сүзен тыңламагансың. Синең кебекләргә минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, – дип, Ябалак кунаклаган ботакны селкеткән Тиен.
Мескен Ябалак башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар.
Кайгысыннан Ябалак онытылып киткән. Төн дип белеп очып киткән, канатларын ботакларга бәреп бетергән һәм җиргә килеп төшкән. Төлке аны әз генә эләктермәгән, теге шаян очып өлгергән.
Менә зарыгып көткән кич тә җиткән. Әнисенең әйткән сүзләре шаян Ябалакның исенә төшкән, ул, мескен, елый-елый арып беткән.
Әнисе белән әтисе шук баланы эзләп тапканнар. Ә адашкан Ябалак баласы: «Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын», – дигән.
Абдулла Алиш әкияте.
Балыкчы Аю
Балыкчы Аю татар халык әкиятләре буенча
Бер көнне Аю Төлкенең балык ашаганын күргән дә бик кызыккан.
– И Төлке дус, балык тотарга мине дә өйрәтсәнә! – дигән.
Төлке Аюга әйткән:
– Ярар, Аю дус, өйрәтермен, – дигән.
Аюның койрыгына бер кәрзин бәйләгән дә аны бәкегә төшергән. Аюга әйткән:
– Шунда кузгалмый гына утыр, кузгалсаң, кәрзингә балык кермәс, – дигән.
Шулай дигән дә үзе качкан. Əй утыра, ди, Аю, әй утыра, ди, балыклар качып бетмәсен тагын дип, бер дә селкенеп карамый, ди. Шулай төне буе утырган, ди. Утыра торгач, койрыгы бәке кырыена ябышып каткан, ди. Иртә белән хатыннар суга килсәләр, бәке өстендә Аю утыра.
– Ник монда килеп утырдың? – дип, менә тотынганнар Аюны кыйнарга.
Аю, бичара, куркуыннан сикереп торган икән, койрыгы шарт итеп өзелгән, ди. Аюның койрыгы шул вакыттан кыскарып калган, ди.
Татар халык əкияте.
Бал корты һәм Шөпшә
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:
– Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! – дигән.
мультфильм Бал корты џђм Шљпшђ
Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр.
Бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәк башлыгына китергәннәр.
– Менә әйбәт савыт, балны кара салып! – дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.
– Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! – дигән.
Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.
... Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.
– Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм! – дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап Бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә Шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.