Татар әкиятләре

Кыңгырау чәчәк

Кыңгырау чәчәк Резеда Вәлиева буенча

 

Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан.
–    Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау  чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! – дигән Куян баласы.
–     Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? – дип сораган Кыңгырау чәчәк.
Ул бит әле яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән.
Урман ягыннан бер малай килеп чыккан.

 

Резеда Вәлиева әкияте.

татар халык әкиятләре

Куркак юлдаш

Куркак юлдаш халык әкияте буенча

 

Элекке заманда ике кеше, иптәш кушылып, юлга чыкканнар.
Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән.
Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан.
Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.
Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, башларын, аякларын иснәгән дә ди, бер дә тимичә үз юлына киткән ди.
Аю киткәннән соң, әлеге кеше агач башыннан төшеп иптәшеннән сораган:
– Аю синең колагына шыпырт кына нәрсә әйтте? – дигән.
Бу кеше әйткән:
– Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте, – дигән.

 

Татар халык әкияте.

татар халык әкиятләре

Күбәләкләр ничек барлыкка килгән?

Күбәләкләр ничек барлыкка килгән? Филиппин халык әкияте буенча

 

Яр буенда зур бакча үскән. Мондагы гаҗәеп чәчәкләр Җир йөзендә башка булмаган.
Аның хуҗысы киң күңеллелеге һәм юмартлыгы белән дан тоткан, килгән кешеләргә чәчәкләр бүләк итәргә яраткан.
Ләкин бер шарт белән: чәчәкне ул үзе өзеп бирергә тиеш.
Бервакыт бакчага чит кешеләр кергән. Алар, бик матур киенгән чибәр кешеләр булса да, игелекле булмаганнар.
Матур чәчәкләрне күреп өзә башлаганнар. Өзәләр-өзәләр, туктала алмыйлар икән...
Моны күреп, бакча хуҗасының ачуы чыккан. Кесәсеннән бамбук таягы чыгарып, әлеге тәкәббер кешеләргә орынган.
Ул тылсымчы булган һәм могҗиза барлыкка килгән.
Бу кешеләр кимегәннән-кими башлаганнар.
–     Моннан соң сез күбәләкләр булырсыз. Сез матур киемнәр яратасыз. Сезнең канатларыгыз сезне бизәп торыр. Сезгә минем чәчәкләр ошый бит. Алар өстендә очып йөрсәгез, беркайчан да өзә алмассыз, – дигән ул.

 

Филиппин халык әкияте.

татар халык әкиятләре

Комсыз эт

Комсыз эт Каюм Насыйри буенча

 

Авызына сөяк капкан бер эт, күпердән чыкканда, суда үзенең шәүләсен күрде.Үзе кебек, ул эт тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңа судагы этнең сөяге зуррак кебек күренде. Шунлыктан авызындагы сөякне суга төшерде, үзе дә, суда күренгән эт авызындагы сөякне алмакчы булып, суга сикерде. Ләкин ул арада инде авызындагы сөяге дә су төбенә киткән иде.

 

Каюм Насыйри әкияте.

татар халык әкиятләре

Кем нәрсә ярата?

Кем нәрсә ярата? Халык әкиятләре буенча

 

Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч белән Кәҗә яшәгәннәр.
Кич белән алар җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә:
– Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?  – дип бәхәсләшәләр икән.
– Мррррр... Иң тәмле сый – сөт, – ди, Песи. – Сөттән соң бер тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде.
– Кикрикүк... Сөт нәрсә?! Ул бик сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң – менә шунда тамак тук-тук-тук була, – ди, Әтәч.
– Һау-һау! Юк, юк, – дип сүзгә кушыла Акбай. – Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың.
– Мики-мики!!! Нәрсә-ә-ә-ә сөйлисең син, – дип каршы килә Кәҗә. – Менә кәбестә-ә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык – кәбестә-ә-ә, – ди, ул.
Алар бәхәсләшәләр дә бәхәсләшәләр икән – әле һаман килешә алганнары юк икән.

 

Татар халык әкияте.

татар халык әкиятләре