Татар әкиятләре

Сертотмас үрдәк

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән-белгән кошына, хайванына-ерткычына, озак-озак итеп, яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арын бетәләр йә бөтенләй тыңламый ташлан китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», — дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Сертотмас үрдәк Абдулла Алиш буенча

 

Бердәнбер көнне Йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!» — дигән.
«Нигә белдермәскә кушты икән?» — дип, Үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.
Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу», — дип, алар Хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар.
«Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» — дигәннәр алар Үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!» — дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде», — дигән.
Иртә торгач та, Үрдәк уйлал-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагын очкан, оча-оча, бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре-тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән...
Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга керен тә киткән.
Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер Керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:
— Кая барасың болай? — дигән.
Үрдәккә инде шул гына кирәк тә икән. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:
—    Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр, — дигән.
—    Синең өең еракмы соң? — дигән Керпе. — Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.
—    Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән Үрдәк. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәченең шуклыгын да сөйлән биргән.
—    Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр, — дигән Керпенең бу акыллы киңәшенә Үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга, урман эченәрәк атлаган.
Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер Куян очраган һәм ул да аңардан сораган:
—    Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
—    Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, — дигән Үрдәк, Керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.
Куян, эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән», — дигән.
Үрдәктән өйләренең кайдалыгый сорашкан, теге юләр моңа да серен ачкан.
—    Хуҗаңны күргәнем юк, — дигән дә Куян куаклык эченә кереп югалган.
Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры Аю мышный-мышный йоклан ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән Куянга сөйләгән сүзләрне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында Аюдан сораган:
—    Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?
Аю:
—    Күрмәдем, — дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган: — Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез, табарсың, — дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән», — дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.
Үрдәк һаман Хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына Бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:
—    Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча, батырланып, ничек йөрисең? — дигән.
Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә иярен китүен Бүрегә дә әйткән. Усал Бүре тешләрен шыкырдаткан, үз-үзенә: «Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә Үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк», — дигән дә куаклар арасына кереп югалган.
Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.
Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыккан. Теге дә, ахмак бит, моңа да сүз кушкан:
—    Багалмакай, матур анакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? — дигән. — Янында эте, кулында балтасы бар иде, — дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.
—    Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән Төлке. — Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде, — дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда Төлкенең оясы янында балалары уйнап йөриләр икән.
Алар:
—    Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырын алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, Үрдәккә күрсәткән...
—    Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите, — дигән һәм шул минут Үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, аналарыннан тагын да сораганнар.
— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам, — дигән Төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.
Бер Сертотмас Үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде аның кирәген биргән... «Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен», — дигән. Һәм тиресен амбарга киптерергә элгән.
Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

татар халык әкиятләре

Абдулла Алиш

Тагын кара: Буялышлар Сертотмас үрдәк
 

Ике ялганчы

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер тегүче. Тегүче дигәч тә, бу үзе бик осталардан булмаган. Бер урыннан икенче урынга күчеп, авыл арасында кием-салым теккәләп йөри икән, ди, бу: үзе бик яман ялганчы булган.
Көннәрдән бер көнне бу шулай ике авыл арасында барганда уйлана икән: «Их,— ди икән,— мин ялганчы, дөньяда миннән дә ялганчы берәр кеше бар микән, шуны беләсе иде»,— ди икән.
Бара торгач, юлда моңа бер кеше очрый. Тегүче, бу кеше янына туктап, исәнлек-саулык сораша:
—    Нихәл, туган, исәнлек-саулыкмы?— ди.
—    Ярый инде шунда,— ди, теге кеше әйтә,— алай-болай итеп алып барабыз шунда дөньясын,— ди.
—    Кара әле, дус кеше,— ди, теге тегүче әйтә. — А-анә тегендәге олы юлдан бик зур обоз үтеп бара, ахры, күрәсеңме?— ди.
Теге кеше олы юл ягына борылып карый да:
—    Юк,— ди,— ул ниткән обоз булсын,— ди.— Анда нибары ике генә елкы күренә бит,— ди.
—    Ярый, хуш, киттем,— ди, тегүче әйтә,— син миңа иптәш түгел икәнсең,— ди.
Бара торгач, тагын бер кешегә очрый бу.
—    Исәнме, нихәл, агай?— ди.
—    Ярый әле,— ди теге.
—    Кара әле, дус кеше,— ди тегүче,— а-анә теге олы юлдан обоз үтеп бара, күрәсеңме?— ди.
Теге кеше карый да:
—    Юк,— ди,— ялгышасың,— ди.— Мин анда бер генә елкы үтеп барганын күрәм, башка берни дә күрмим,— ди.
Шуннан соң тегүче:
—    Ярый, хуш,— ди,— син дә миңа иш кеше түгел икәнсең,— ди.
Китә бу. Бара торгач, моңа очрый тагын бер кеше. Бу була алама гына бер итекче. Исәнлек-саулык сорашып табышканнан соң, тегүче итекчегә әйтә:
—    Кара әле, дус кеше, а-анә,— ди,— күрәсеңме,— ди,— теге олы юлдан ун-унбиш атлы бер обоз үтеп бара,— ди.
Итекче олы юл ягына күз төшереп кенә ала да аны-моны уйлап тормый:
—    Әйе,— ди,— бик зур обоз үтеп бара икән шул,— ди.— Бер йөз илле атлы булыр,— ди.
Тегүче, бик шатланып:
—    Бик шәп, бик әйбәт,— ди.— Мин үз ишемне таба алмый йөри идем әле,— ди.— Син миңа иптәш булырлык кеше икәнсең,— ди,— әйдә,— ди,— әнә шул алдагы авылга барып урнашыйк,— ди.
Авылга барып керү белән, теге тегүче итекчегә әйтә:
—    Дус кеше,— ди,— син авылның бу башында кал,— ди,— ә мин, теге башына барып, берәр фатир алыйм, мин кием-салым, ә син итек тегәрсең,— ди.
Шулай итеп, болар икесе авылның ике башына барып урнаштылар.
Ярар, килик бу авылга. Бу авыл кара гына бер авыл булган икән. Үзең беләсең, элекке вакытларда авылларда хәзерге кебек клублар-фәләннәр булмаган бит инде.
Шулай, көннәрдән бер көнне авыл яшьләре урам буенча йөреп алай сугылганнар, болай сугылганнар да килеп кергәннәр, ди, әлеге тегүчегә.
—    Абзый кеше, син күп җирләрдә йөргән, күпне күргән, син безгә берәр әкият сөйлә әле,— диләр икән тегеңә.
—    Мин күп йөргән, күпне ишеткән кеше булсам да, әкият сөйли белмим, тыңласагыз, мин сезгә үзем күргән-белгәнне сөйлим,— ди икән тегүче.
Яшьләр бик шатланалар инде, кайсы сәкегә, кайсыберләре, идәнгә утырып:
—    Сөйлә әле, сөйлә,— диләр тегеңәр.
Тегүче тотына сөйләргә:
—    Мин,— ди,— бу тирә кешесе түгел, мин бик ерактан килгән кеше,— ди.— Безнең якларда,— ди,— таулар бик күп,— ди.— Безнең яктагы таулар башка як таулары тикле генә түгел, алар бик биекләр,— ди.— Менә безнең авылның тавыклары шул тау башларына менеп, күктән йолдызлар чүпләп, шул йолдызлар белән туенып торалар иде,— ди.
Китә сөйләп, китә сөйләп бу шулай дөньяда булмаган нәрсәләрне.
Яшьләр моның сөйләгәнен тыңлап-тыңлап утыралар да чыгып китәләр теге итекче янына: «Ул да дөнья күргән кешегә охшый, аның янына барып карыйк әле»,— диләр.
Барып керәләр, әйтәләр инде тегеңәргә:
—    Тегүче карт шулай, шулай дип сөйләде, дөрес микән бу эш?— диләр.
Итекче белә бит инде боларга кемнең шулай ялганлаганын, ул бер дә аптырап тормый:
—    Әйе,— ди,— булса булгандыр,— ди,— мин анысын белмим дә, тикшермим дә,— ди.— Мин күп йөрдем, күпне күрдем,— ди.— Анысы дөрес,— ди,— шулай да тавыкларның күктән йолдыз чүпләгәннәрен күргәнем юк әле,— ди.— Тик менә безнең авылның кучатлары, айны тартып төшереп, урам буенда өстерәп йөртә торганнар иде, менә минем шуны күргәнем бар,— ди.
Менә шулай итеп, бу ике ялганчы, дөньяда булмаган нәрсәләрне сөйләп, гомер иткәннәр, ди, элекке заманнарда.

татар халык әкиятләре


Абдулла Алиш

Шомбай

Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше. Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча, хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай, хезмәтче эзләп, хатыны белән күрше авылга киткән, ди.
Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай, хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган.
—    Безгә эшкә кеше кирәк иде, синең исемең ничек?— дип сораганнар.
Егет:
—    Шомбай,— дигән.
—    Хакың күпме булыр?— дигәннәр.
Егет:
—    Биш алтын ,— дигән.
Байларга хакы кыйммәт тоелган. Хатыны:
—    Исеме дә бик ямьсез, хакы да бик зур, арзанракны эзлик,— дигән.
Болар авыл буйлап киткәннәр. Баралар, баралар, тагын бер егет очраган, ди. Бу — киемен әйләндереп кигән шул ук Шомбай икән.
—    Исемең ничек?
—    Шомбай.
—    Хакың күпме?
—    Биш алтын.
Тагын кыйммәтсенеп, арырак киткәннәр. Баралар, баралар,
ди. Авыл читенә барып җиткәннәр, ди. Тагын бер егет
күргәннәр. Ул — бүрегенең сул ягын әйләндереп кигән шул
ук Шомбай булган, ди. Тагын сораша башлаганнар.
—    Исемең ничек?
—    Шомбай.
—    Хакың күпме?
—    Биш алтын.
Бай белән хатыны бер-берсенә карашканнар да: «Әйдә, хәерле булсын, бу авылда бар кеше дә Шомбай исемле икән, хакы кыйммәт булса да, эшче кирәгендә яллыйк инде»— дип, Шомбайны яллаганнар, ди.
Шомбай ялланып эшли башлаган. Эш өсте үткән. Кыш килгән, мал-туар карыйсы, утын кисәсе, тагын әллә никадәр эшләр эшлисе бар икән. Ә Шомбайга акча түләүче юк. Эшләгән бер эштән гаеп табып: «Карап эшләмисең»,— диләр дә хакын түләмиләр икән.
Шомбай эчендә байларга ачу җыела барган. Көн үткән, төн үткән, атна үткән, ел үткән. Икенче җәй килеп җиткән, кыр эшләре өлгергән.
Шомбай беркөнне хуҗасы белән печән чабарга барган икән, игәвен өйдә онытып калдырган булган. Өйгә кайтса, бай хатыны бер кеше белән сөйләшеп утыра икән. Хатын:
—    Игенне саттым инде. Ирем белә күрмәсен, акчасын ничек алырмын икән?— ди.
Теге кеше:
—    Мин юл буе салам чәчеп барырмын. Шул юл белән минем печән җыйган җиремә барып чыгарсың. Акчаны шунда түләрмен,— ди икән.
Шомбай боларны тыңлап торган да: «Тукта әле, боларны кызык итим»,— дип уйлаган. Теге кеше юл буйлап салам чәчеп киткән, ди. Аның артыннан барган Шомбай саламнарны, җыйнап, үз юлларына чәчеп барган, ди. Бераздан бай хатыны шул юл белән барып, Шомбайлар янына килеп чыккан. Алай да серне бирмәгән, ди.
—    Эшләгәнегезне карарга килдем, эшегез бик тыгыз икән,— дип әйткән, ди.
Бай күршеләрен печән җыешырга чакырмакчы булган икән. Шомбайга:
—    Бар әле, теге кешеләрне чакыр,— дигән.
Алар шул бай хатыныннан иген сатып алган кешеләр булган. Шомбай аларга барган да:
—    Бай сезнең бездән урлап иген алганыгызны сизгән. Сәнәк күтәреп сезне чәнчергә килә, тизрәк качыгыз,— дигән.
Ә үзе байга кайтып:
—    Ал арның эшләре безнекеннән дә тыгызрак икән. Кибән куялар: «Сәнәк алып булышырга килсен әле»— дип, үзеңне чакырдылар,— дигән.
Бай, сәнәк алып, теге кешеләрнең янына бара башлаган икән — алар, байны күргәч, авылга таба чабарга тотынганнар, ди. Бай аптырап кире кайтып киткән. Кайтканда юл буеннан җиләк ашап кайта икән. Байның хатыны, моны күргәч, курыккан. Шомбайдан:
—    Ул нәрсә җыя?— дип сораган.
Шомбай:
—    Ул синең урлап иген сатканыңны сизгән, таш белән башыңны тишәм, дип әйтә, шуңа ташлар җыя килә,— дигән.
Моны ишеткәч, байның хатыны да авылга йөгерә башлаган, ди. Бай Шомбай янына килеп:
—    Хатын нигә чаба?— дип сораган.
Шомбай:
—    Кече учакка ут капкан, өегез яна,— дигән.
Моны ишетүгә, бай да авылга чабып киткән, ди. Кайтса — өйдә ут та юк, бернәрсә дә юк, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Диюләрне җиңгән

Бер авылның бакча артында гына урманы бар, аударсаң, бакча коймалары өстенә төшәр, шундый якын. Тик бу урманнан бер агач та ала алмыйлар, урман каравылчысы җибәрми.
Көннәрдән беркөн куркак кына бер кеше гайрәтләнеп урманга чыгып китә. Колач җитмәстәй ике чыршыны кисә дә аудара бу. Менә бер заман урман каравылчысы килеп чыга:
—    Нишлисең син?— ди.
—    Менә тәрәзә астында ике бүрәнә черегән, шуңа ике бүрәнә алып кайтам әле,— ди.
—    Синең атың кайда?— ди каравылчы.
—    Ат нигә аңа? Икесен ике култык астыма кыстырам да китәм,— ди бу.
—    Әйдә, бүрәнәләрең качмас,— ди каравылчы,— безгә чәйгә кер.
Ярар, керә бу. Урман каравылчысы дию затыннан икән. Ярлыны төнлә берәр төрле җай белән дөньядан юк итәргә уйлыйлар.
Бик сыйладылар моны. Кичкесен түбән өйгә урын җәеп бирделәр. Аларның пышын-пышын нинди сүз сөйләшкәннәрен бу азрак аңышты. Толып астына чыралар салды да бу, үзе мич артына кереп утырды. Бер заман югары өйдән җәйгән урын өстенә дөбердәп тегермән ташы килеп төште. Шуннан соң бу ятты да йоклады. Иртә белән хуҗалар коймак пешергәннәр дә моны чәйгә уяталар. Килеп утыра бу бик әйбәт кенә.
—    Төшеңдә ниләр күрдең?— диләр.
—    Төштә,— ди,— әллә ни күрмәдем. Киленегезнең орчык башы өстемә төшкән иде дә, мин аны аяк очынарак куеп йокладым,— ди.
—    Уф алла,— диләр болар, аталы-балалы шаккатышалар.— Тагын бер кич кун инде син,— диләр.
Бу кунарга була.
Тагын кич булды шулай. Егерме чиләк су кайнаталар болар, төнлә моның өстенә су коймакчы булалар. Ярар. Бервакыт кайнар суны коялар, бу тагы мич артына кереп утыра. Коеп бетергәнче көтә дә, ята да йоклый бу.
Иртәгесен тагы ашау-эчү хәзерлиләр. Ашарга эндәшәләр, тагы әйбәт кенә барып утыра бу. Ярар.
—    Соң, нихәл, кунак, тыныч кына йокладыңмы?— диләр.
—    Бик тыныч йокладым,— ди, бу әйтә,— тик бераз җылы яңгыр гына сибәләп үтте,— ди.
Тегеләрнең моңа исләре китә. Китәр алдыннан бу кеше әйтә:
—    Бик әйбәт дус булдык инде без,— ди.— Сез мине илтеп тә куегыз инде,— ди.— Моннан соң бер-беребезне өстебезгә атландырып йөртешле булсын,— ди.
Тегеләр әйтәләр:
—    Бик шәп, бик яхшы булыр,— диләр.
Атасы әйтә:
—    Улым, син үзеңә атландырып илт инде алайса,— ди.
Урман каравылчысының малае моны атландырып илтергә чыга. Юлда ауган бер чыршы күрәләр.
—    Иптәш,— ди,— син бу чыршыны да ал әле,— ди,— сиңа казан ассак, кирәк булыр,— ди.
Теге чыршыны да өстерәп кайта.
Кайта-кайта, бер юл чатлыгында тегермән ташы күрәләр.
Бу әйтә:
—    Менә бу,— ди,— барыбызда да була торган хәл инде,— ди,— әни белән хатын орышышканнар, ахры,— ди,— әни ачу белән хатынның орчык башын тәгәрәтеп җибәргән, без алып кайтыйк инде аны,— ди.
Каравылчы малае моны да күтәрде.
Кайтып керделәр. Урман каравылчысының улын түр башына, тәрәзә янына утыртты. Ул арада чәй дә өлгерде. Чәй эчеп утырганда ире әйтә хатынына:
—    Аш пешер әле, кунакны сыйларга кирәк бит,— ди.
Хатыны әйтә:
—    Әй, син тагын үз чамаңны үзең белмисең, бернәрсә дә юк бит,— ди.
—    Ник булмасын,— ди, ире әйтә,— амбарда бөтен дию бар, шуны сал, ул да җитмәсә, әнә түрдә тагын бер дию утыра, шуны ботарлап бирермен,— ди.
Бу Дию тәрәзәне бәреп чыга да йөгерә. Ах-вах килеп йөгергәндә бер Төлке очрый моңа:
—    Кая бардың, Дию иптәш, ник тының-көнең беткән?— ди.
Дию әйтә:
—    Әҗәлдән котылып калдым әле,— ди,— менә шушы авылда бер кечкенә генә кеше дию ашап ята икән, көчкә чыгып качтым,— ди.
Төлке әйтә:
—    Ул кеше җилле көнне урамга чыгарга да курка бит, әйдә, үзем тотып бирәм,— ди.
Кире баралар болар, бу кеше өйалды башына чыккан да карап тора икән. Төлке белән Диюнең килгәнен күрә дә Төлкегә әйтә:
—    Атаңның бурычын түләргә киләсеңмени?— ди. — Атаңның җитмеш дию бирәсе бар иде, монысын китергәч, алтмыш тугыз кала инде, әйдә китер,— ди.
Моны ишеткәч, Дию Төлкене сугып ега да әйтә:
—    Атаңның бурычын түләп йөрисең икән әле син,— ди.
Тагын кача Дию. Кайта торгач, бер Куян моның юлын аркылы чыга. Куян әйтә:
—    Болай тирләп-пешеп кая барасың, малай?— ди.
—    Бу авылда бер кечкенә генә кеше дию ашап ята икән, көчкә чыгып качтым әле,— ди.
Куян әйтә:
—    Бик куркак кеше ул, булмас, әйдә, үзем тотып бирәм,— ди.
Дию әйтә:
—    Атаңның ничә дию бирәсе бар иде? Сез диюләрне закладка салып йөрисез икән,— ди.
Куянны сугып ега да йөгерүен генә белә бу.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Мәгънәле кыз

Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән.
Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә:
—    Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән?— дип.
Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән.
—    Исәнме?
—    Саумы?
—    Әти-әниең өйдәме?
—    Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.
Егет кызның җавабыннан берни аңламаса да, сер бирмәгән булып күренергә тырыша.
—    Мин атымны кая бәйлим?— дип сорый ул.
Кыз моны тагын аптырашта калдыра:
—    Теләсәң, җәйгә бәйлә, теләсәң, кышка бәйлә,— ди.
Ярый. Болар өйгә керәләр. Кыз тиз генә коймак пешерә, чәй өлгертә. Егет юлда килгәндә ачыккан, күрәсең, коймакны икешәрләп-икешәрләп тотып ашый икән. Ашап туйгач, бу кулларын тез өстенә куеп, өй эчен күзәтә башлый. Ни дә булса сөйләргә кирәк бит:
—    Ай-яй матчагыз бик юан икән, моны ничәшәрләп тотып мендердегез?— дип сораган, ди, бу.
—    Икешәрләп мендердек, икешәрләп,— ди моңа кыз.
Шуннан егет өенә кайтып китә.
—    И-и, әти, шыр тиле бер кыз икән ул,— ди.
—    Ни өчен?
—    Менә шулай-шулай,— ди, сөйләп бирә бу ишеткән-күртәннәрен.
Тыңлап бетергәч, әтисе әйтә моңа:
—    Юк, улым, син ялгышасың. Ул чынында бик акыллы кыз икән,— ди. — Бурычка җыларга китү — үлек өстендә елау ул, яки ата-ана каберенә бару; йөз тәңкәне биш тиенгә алыштыру — кызның әтисе ауга киткән дигән сүз, ягъни йөз тәңкәлек айгырга атланып биш тиенлек куян артыннан куа-куа атны яндырып харап итәргә мөмкин. Атыңны кышка яки җәйгә бәйләү— ишегалдындагы арба яисә чанага
бәйләү була. «Матчага икешәрләп мендердек» дип, кыз синең әдәпсезлегеңнән — коймакны икешәрләп ашавыңнан көлгән.
Карт шул көнне үк кызга яучы җибәртә.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте