Татар әкиятләре

Сөткә төшкән тычкан

Сөткә төшкән тычкан Г. Тукай буенча

 
Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.
Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит, — бата, һич тә табактан ычкынып булмый.
Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми,
Йөзәдер аркылы, буйга, — котылмактан ӨМИД ӨЗМИ.
Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай
Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май.
Хәзер бит батмый, – тычкан киерелеп майга аяк баскан-
Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.
 
И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!
Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була,
һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:
—  Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,—диләр.
Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»
 

татар халык әкиятләре

Г. Тукай
 

Шаян песи

Шаян песи Г. Тукай буенча

 

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

татар халык әкиятләре

Г. Тукай

Яңгыр илә кояш

Яңгыр илә кояш Г. Тукай буенча

 

Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».

Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».

Кояш каршы диде: «Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне.

Суыңнан анда баткак, монда баткак,—
Синең бар белгәнең җир былчыратмак.

Юешлектән иген, ашлык черидер,
Мужиклар яумасайде дип телидер».

Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың,
Игенне яндырасың һәм кырасың».

Ачуланды Кояш бу сүзгә, кызды,
Ачудан эсселектә хәдтән узды.

Диде: «Мин бит җимешләрне пешергән,
Нурымнан җанлы-җансыз файда күргән».

Диде Яңгыр: «Аларны син пешерсәң,
Ә мин бит үстерәм һәм су эчертәм.

Әгәр мин яумасам, багълар шиңәрләр,
Болынлыклар, яшеллекләр кибәрләр».

Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач,
Бере-берсен яманларга тырышкач,—

Татулашты, килештеләр ахырда
Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә.

Шулай бетте боларда сүз вә тартыш,
Күрергә булдылар нәүбәт белән эш.

Кояш әйтте: «Кызам үз нәүбәтемдә,
Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә».

Кояш, Яңгыр әле бу көнгә чаклы
Бозып эш кыйлмыйлар бу иттифакъны.

татар халык әкиятләре

Г. Тукай

 

Ялкау маэмай

Ялкау маэмай Г. Тукай буенча

 

Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,
Җитезләнә, уйный һаман йөгрә-өрә;
Карый миңа мәхәббәтле күзе белән,
Гүя «уйныйк» дигән була, гүя көлә.

Кайвакыт ул ята тәмле ашап туеп,
Ал аяклары өстенә башын куеп.
Аны шунда чебен халкы тынычсызлый;
Ялкау маэмай! Ул аларны тормый куып.

Чебеннәрне астан гына карап ята,
Ярты йомык күзен генә ялтырата;
Бервакыт ул колак артын торып кашый,
Чебен халкы шунда тиз-тиз кача башлый.

татар халык әкиятләре

Г. Тукай

 

Иртә

мультфильм Иртђ Г. Тукай буенча

 
Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Торды халык, уянды:
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә.

иртә

Г.Тукай әкиятләре. Иртә