Татар әкиятләре

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

I


Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.

Алдымызда ат кәмитен күрәлем
Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.

Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,
Һич моның тик бери тәкый юк торыр.

Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,   
Рус Микитиннең Казанда циркы бар.

Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван  –
Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.

Шәп батыр: Зәркум кеби, Салсал кеби;
Хәйләгә оста, Сәет-Баттал кеби.

Бер хикәят килде телемгә арый,
Яхшылап сөйләп биреп булса ярый.

Мультфильм Яңа Кисекбаш Г. Тукай әкияте буенча

 

Таңга калсын тиречеләр, итчеләр,
Шәмчеләр дә, майчылар, кибетчеләр.

Бер заман бардым Печән базарына,—
Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана.

Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.

Йөгрешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.

Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?
Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?..

Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән.
Мәскәүски якка күз салсам, күрәм:

Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә,
Таш түгел лә — бер киселгән Баш килә.

Баш килә шундый каты, шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайдан узып.
 
Һәр тараф тулган караучы — юк саны;
Баш «Көфер чаты»на җиткәч туктады.

 

Кәҗә белән Сарык

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;
Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык,—
Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! —
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын,—
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык».

мультфильм Кђќђ белђн Сарык Г. Тукай әкияте буенча

Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара,—
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,
Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,—
Баш янында болар икәү тора куркып,
Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот!»

Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк».
Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк».
Бүре башын кулга тотып кузгатырга
Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,
Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,
Башны икәү тотып ике колагыннан,
Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

Бара болар. Тукталмастан һаман бара.
Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.
Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:
«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә килалмаслар,
Безнең анда кунганлыкны белалмаслар.
Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:
«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде».

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка.

Кәҗә, Сарык, күргәч ушбу тамашаны,
Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны.
«Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр!» —
Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч,
Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч:
«Ашыйбыз, дип, бу икәвен тотабыз да,
Менә ничек ит таптык, дип, буткабызга!»

Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!»

Сарык шунда капчыктагы башны ала,—
Барча Бүре куркуыннан шашып кала;
Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта,
Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.

Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны.
Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыттылар,
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.

Түгел хәзер Бүреләргә ашау кайгы,
Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? —
Һәрбер Бүре шуңар салган бөтен уен.

Торып әйтә шул арада Өлкән Бүре,—
Картайган һәм күп эшләрне үткән Бүре:
«Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры».

Шулай итеп, Өлкән Бүре суга китә.
Кайтмый ләкин, озак кына заман үтә.
Кайтмый Бүре — эзе дә юк, исе дә юк,
Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә.

Бүреләрне тагы каты курку басты,
Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.
Тагын берсе суга таба китте торып:
«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм»,— дигән булып.

Мәгълүм инде, бу Бүре дә кача шулай,
Хәйлә берлән качарга юл ача шулай.
Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә,
Мәҗлес халкы көтә һаман, көтә, көтә.

Өч-дүрт Бүре берсе соңра кача берсе,
Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.
Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык
Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,
Болар инде тәмләп кенә ашый бутка.
Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына
Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

Иртә берлән иртүк торып, таң аткач ук,—
Кулларында Бүре башы салган капчык,—
Тагын болар урман буйлап сәфәр итте.
Нәрсә языйм?.. Хикәям дә шунда бетте.

кәҗә белән сарык

Г.Тукай әкияте. Кәҗә белән Сарык

Чукмар белән Тукмар

Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугы-шырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән. Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән. Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлый­лар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.

Чукмар белән Тукмар Абдулла Алиш буенча

 

Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.

Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:

- Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, - дип әләкли икән.

Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:

- Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде, - ди икән.

Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине", - дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган. Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмар­ны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек", - ди икән. "Ярый, - дигән әби, - алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.

Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр. Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.

Абдулла Алиш

татар халык әкиятләре

Агачлар да авырый

Яз башлануга Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рәмилә әтисе янында йөрергә ярата.

Агачлар да авырый Зәкәрия Әхмәров буенча

 

— Әти, агач төбен нигә казыйсың?

— Агач төбен йомшартам, кызым,— ди әтисе.

— Нигә йомшартасың аны? — дип сорый Рәмилә.

— Йомшартмаган агачка су сипкәч, аның төбе катып кала. Су агач тамырларына кадәр үтә алмый. Тамырлар һава да сулый алмыйлар.

— Агачлар да сулыймы?

— Сулый, кызым. Алар өчен дә һава кирәк.

Беркөнне кемдер бакча ишеген ачык калдырган. Шуны гына көткән кәҗә бакчага кереп тә китә. Рәмиләнең әтисе, тиз генә чыбык алып, кәҗәне куып чыгара.

Рәмилә:

— Әти, нигә кәҗәне куасың? — дип сорый.

Әтисе Рәмиләне бакчага алып керә, кәҗә кимерә башлаган агачны күрсәтә.

— Кимерсә ни була?

— Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала. Аннан соң ул алма бирми башлый.

— Агач та авырыймы?

— Авырый, кызым, хәтта корып, үлеп тә китә.

— Бу алмагач та корыймы инде, әти? — дип сорый ул, еламсырап.

— Бәлки, корымас,— ди әтисе.— Без хәзер бу агачны дарулап, бәйләп куярбыз.

Шуннан соң Рәмилә авыру агач янына көн дә килеп йөри башлый. Ул әлеге агачның бөтерелә, яшеллеген югалта баш лаган яфраклары яңадан яшәрә башлавын күреп куана. Ә беркөнне ул, шатлыгыннан сикерә-сикерә, бакчадан әнисе янына йөгереп керә.

— Әнием, агач терелгән, яфраклары көлеп тора,— ди ул.

 Зәкәрия Әхмәров

татар халык әкиятләре

 

Нечкәбил

төймәсе

1

Каршыгызда, менә, күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар. Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан-татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларлык итәләр.
Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.
Әнә теге читтә, кайгыдан кара коелып, мескен генә булып, бер багана тора. Элекке вакытта умарта кортларының оялары шундый булган. Ә хәзер инде ул искелек күренеше булып калган.
Белмәгәннәр белсеннәр, чагыштырсыннар, күрсеннәр, рәхәтләнеп йөрсеннәр безнең колхоз умарталыгында.
Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән көлә-көлә алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:
— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз, — дияләр.
Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.
Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга...

2

Менә бу зәңгәр ояның хуҗалары бик күп аның. Кулындагы бармакларыңны мең тапкыр санасаң яки күктәге йолдызларның санын исәпләп карасаң, бәлки, аларның очына чыгарсың.
Көннең көн буена армыйча, ялыкмыйча-талмыйча, кыздырып йөри кояш. Һәрбер тереклекне: бөҗәкне, җәнлекне, хайван-терлекне, кеше һәм кешелекне хезмәткә чакыра... Аның чакыру тавышына зәңгәр өйнең хуҗалары да колак салалар.
Барысыннан да алдан торып, «соңга калам, ахры» дип, бар көченә йөгереп, менә шушы зәңгәр йортның ишегеннән, сөйгән өе эченнән Нечкәбил тышкы якка чыкты.
Алмагач биеклеге күтәрелгәч тә, зәңгәр өйнең кайдалыгын билгеләде Нечкәбил: «Усаллар килеп өйне алыштырмасыннар, Нечкәбилне саташтырмасыннар». Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр. «Сау бул, өйкәем, матур гөлкәем», — диде. Нечкәбил өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп-туры очты да китте.