Татар әкиятләре
Аю белəн Хатын
Аю белəн Хатын татар халык әкиятләре буенча
Əүвәл заманда бер Хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ура башлагач, аның янына бер Аю килгән. Ул Аюның аягына шырпы кадалган, икән, ди. Ул Хатынга аягын күрсәтергә килгән булган. Хатын аның аягыннан шырпысын алган. Шуның өчен Аю Хатынга бер мичкә бал китереп биргән, ди.
Татар халык əкияте.
Айсылу
мультфильм Айсылу Рафис Гыйззəтуллин әкияте буенча
Əтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар – Айсылу исемле. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз», – диде әтисе. Əй, сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда Кукла:«Əн-нә, ән-нәү-ү...» – дип тавыш та бирә белә иде. Бүген ял көне. Гүзәлне бакчага илтмәделәр. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урам яктан күрше кызы Рәйханәнең тавышы ишетелде: «Гүзәл, әйдә уйнарга!» Кыз, тиз-тиз киенде дә, урамга йөгерде. Айсылуның: «Мине дә алып чык, бергә-бергә уйнарбыз», – дип, курчагының ялварып карап калуын да күрмәмешкә салышты. «Əйем лә, синең белән үзем генә уйнармын», – дип, ашыгып, ишекне япты. Чөнки Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамда комнан әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Тора-бара Гүзәл курчагы турында тәмам онытты. Өйгә кергәч кенә, янә хәтеренә төшерде, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды. Чү! Ни булган аңа? Кулга алуга: – Əн-нәү-ү, тимәү-ү! – дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды. – Əни, әнием, – дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. – Айсылу минем белән уйнарга теләми. Əнисе, сынап, кызына карады. – Əллә үпкәләттеңме үзен? Гүзәл ни дияргә дә белмәде. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...» – дигән иде бит. Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды: «Айсылу, син ачуланма инде, икенче тапкыр сине дә дусларым янына алып чыгармын...» – диде. Айсылу әйтерсең лә шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күк йөзе төсле күзләрен ачып җибәрде.
Рафис Гыйззəтуллин әкияте Айсылу.
Аю белəн Бабай
Аю белəн Бабай татар халык әкиятләре буенча
Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар икәүләп шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булган, диләр. Бабай Аюдан: «Син шалканның кай җирен аласың: тамырынмы, яфрагынмы?» – дип сораган. Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан. «Мин шалканның яфрагын алам!» – дигән һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган. Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам, дип уйлаган Аю. Бабайга шалканы калган. «Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал», – дигән ул Бабайга. Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.
Татар халык əкияте.
Әби белән онык
Әби белән онык Мәҗит Гафури әкияте буенча
Авылда яшәгән, ди, булган, ди бер әби.
Ул әбинең оныгы булган. Кечкенә кызчык йоклаган да йоклаган.
Әбисе бөтен эшне үзе эшләгән: кызчык өчен икмәк пешергән, өй җыештырган, юган, теккән.
Тора-бара әбисе картайган.
Ул мич башына менеп яткан. Инде хәзер әби йоклаган да йоклаган.
Ул арада оныгы үсеп җиткән. Әбисенә икмәк пешергән, өй җыештырган, юган, теккән.
Мәҗит Гафури әкияте.
Куян кызы
Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
Куян кызы Абдулла Алиш әкияте буенча
- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, - дигән.
Кызы бу буләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә - ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
- Әни, әни, минем аягым бик авырта! - дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.
- Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, - дигән.
"Инде ни эшләргә?" - дип уйга баткан куян. "Бу бал аны кая алып барырга, ничек дәваларга?" - дип кайгырган.
Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән - тиенне кургән. Ул куянга болай дигән:
- Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен "доктор Айболит"ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, - дигән.
Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, "доктор Айболит"ның өенә узе илтергә булган. Куян кызын күтәргән дә "Айболит доктор "га киткән, тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән. Барып җитсәләр, "доктор Айболит "ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. "Балаларны чиратсыз карыйм мин", - дигән "доктор Айболит". Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. "Доктор Айболит" куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта куян кызына әйткән:
- Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,- дигән.
"Доктор Айболит"ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.
Абдулла Алиш әкияте.