Татар әкиятләре
Эш беткәч уйнарга ярый
Эш беткәч уйнарга ярый Г. Тукай буенча
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».
Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.
Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.
Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.
Г.Тукай
Бала белән күбәләк
Бала белән күбәләк Г. Тукай буенча
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Тагын кара: буяу онлайн Күбәләк һәм Бала
Г.Тукай
Ай белән кояш
Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
- Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? - дигәннәр.
- Кулны мин, - дигән Ярканат, - шул сәбәпле куймадым: Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, - дигән.
Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:
- Дөрес әйтә шул. Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, - дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә дип карар чыгарганнар, ди. Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
- Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, - дигән.
Шунлыктан Ярканат көн яктысында чыгып йөри алмый икән. Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Ай һәм Кояш Г. Тукай әкиятләре буенча
Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.
Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!
Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай:
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.
Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.
Г. Тукай
Тагын кара: Ай һәм Кояш буяу
Су анасы
(Бер авыл малае авызыннан)
1
Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,
мультфильм Су анасы Г. Тукай буенча
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.
Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак белән утыра тузгыган сачын тарап.
Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
Сачларын үргәч тарап, сикерде төште суга ул,
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.
Иңде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага;
Җен оныткан, ахры, калган тарагы басмада.
Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.
Күрмимен алны вә артны, и чабам мин. и чабам.
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба.
Аһ. харап эш! - Су анасы да минем арттан чаба.
Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!»
Мин качамын - ул куадыр, ул куадыр - мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк. ичмасам.
Шул рәвешчә чабышып, җиттек авылга бервакыт;
Су анасын куарга күтәрелде барча эт!
«Вау!» да «вау!» да «һау!» да «һау!» - бертуктамый этләр орә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.
Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем,
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.
Өйгә кайттым да: «Әни. алтын тарак таптым! - дидем. -
Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», - дидем.
Сөйләгәчтен кыйссаны (хәлне, вакыйганы) , алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, уйлый эченнән әллә ни...
2
Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.
Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
«Шык!» та «шык!» кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.
Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да, кузгалмыйм әле;
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни.
- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергере!
- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең углың карак!
Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм.
Калтырыйм, куркам. «Ходай, - дим, - инде мин кайда барыйм?»
һич өзлексез «шык!» та «шык!» безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачларыннан чишмә төсле су ага.
Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тиз үк куйды тәрәзәне ябып.
Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине.
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.
«Йә, иясе юк!» - дип, әйберләргә тими башладым.
Тагын кара: Су анасы буяу
Г.Тукай әкиятләре. Су анасы
Тапкыр кыз
Борын-борын заманда булган ике туган. Боларның кечкенәсе бай, олысы бик ярлы булган. Болар икесе дә бер авылдан икенче авылга йок ташыганнар. Энесе, бай булгач, алаша җиккән, ә абыйсы колыннарга вакыты җиткән буаз бия җиккән.
Бер дә бер көнне, башка авылда кунганда, төнлә бия колынлый да, колын алаша булган арба астына барып ята. Тонлә энесе тышка чыкса, үзенең арбасы астында колын ятканын күрә дә кереп абыйсын уята:
— Тор әле, абый, тор, минем алаша колынлаган, — ди.
Абыйсы әйтә:
Юк, — ди, — энем, синең алаша колынламас, минем бия колынлагандыр, — ди.
Юк, абый, — ди, — минем арба астында ята. Синең бия колынлаган булса, бия кырында булыр иде, — ди.
Бай энесе комсызланып бирми. Эшне судка бирәләр. Суд байны яклый инде. Шуннан соң Үзәк судка бирә. Үзәк суд та байны яклый. Колын алашаны кы булып кала.
Ярлы дөреслекне тикшерү өчен патшаның үзенә бара. Патша әйтә:
— Мин биргән сорауларны үтәсәң, колыныңны алып бирермен, ди.
Ярлы:
— Үтәрмен, — ди.
Патша әйтә:
Менә сиңа кырык йомырка, иртәгә шушы кырык йомыркадан кырык тере чеби чыгарып китер, — ди.
Ярлы бик аптырап өенә кайта. Моның була бер кызы. Кыз, атасының аптыраганын күреп:
— Нигә бу хәтле кайгыга төштең, әти? — ди.
Атасы әйтә:
Әй кызым, — ди, — яшьли генә анаңнан калдың. Унҗиде яшькә җиткәчтән миннән дә каласың, ди.
— Нигә инде ул алай, әти? — ди.
Миңа патша көч җитмәслек эш кушты, иртәгә минем башны кисәчәк ул, - ди.
— Нинди эш ул, әтәй? — ди.
Менә кырык йомыркадан кырык чеби чыгарырга кушты, ди.
Кыз әйтә:
— Кайгырма, әти, чыгарырбыз, — ди.
Кыз атасының тамагын туйдырып йокларга яткыра. Үзе иртән иртүк торып чәй кайната. Самоварына алып кайткан ботен йомыркаларны тутырып пешерә дә әтисен уята.
Тор, әтәй, — ди, аша да патшага бар, — ди.
Торгач, атасы аптырап китә.
Әй кызым, йомыркаларның барысын да пешереп бетергәнсең бит, — ди.
Әти, пешкәч ашарга җиңелрәк була ул, ди.
— Соң, патшага ни дип әйтербез? — ди.
Курыкма, әти. Әйбәтләп тамагыңны туйдыр, аннан соң патшага барып, чебиләр чыкты, дип әйтерсең, хәзер үк бер көн эчендә чәчеп, үсеп, сугылып, суыр тылган ярма сорыйлар, дип әйт, — ди.
Атасы, тамагын туйдыргач, патшага барып, кыз әйткәннәрне сөйли. Патша бу эшне эшли алмый, билгеле. Шуңа әйтә:
Йә, мужик, иртәгә килерсең әле, — дип кайтарып җибәрә. Мужик, кайтып кереп, йомыркаларны ашаганның соңында яхшы гына ял итеп, иртәгесен патшага бара.
— Ну, мужик, килдеңме? — ди.
— Килдем, — ди.
Килсәң шул: менә сиңа бер аршын озынлыктагы җеп. Шул җептән иртәгә миңа бер аршын озынлыктагы сөлге сугып китер, — ди.
Мужик башын түбән иеп тагын өенә кайтып китә. Кайтып кызына сөйли. Кыз әйтә: «Кайгырма, әти, сугарбыз», — ди. Иртәгесен торгач, кыз бармак буе бер агач бирә дә: «Бар, патшага әйт, бер аршын озынлыктагы җептән бер аршын сөлге сугу очен коралларын да эшләтеп бирсен», ди. Атасы, кызның тапкырлыгына хәйран калып, патшага бара. Кыз әйткәннәрне сөйләгәч, патша тагы өенә кайтарып җибәрә. Өченче көнне мужик тагын бара.
Патша әйтә:
— Сиңа бу җавапларны кем өйрәтә соң? — ди.
Мужик әйтә:
Минем унҗиде яшьлек кызым бар, шул өйрәтә миңа, — ди.
— Ул хәзер өйдәме? Мин ул кызыңны барып күрер идем, — ди.
Мужик әйтә:
Телисең икән барасың, күрәсең, — ди.
Шуннан соң патша мужикка ияреп кызны күрергә бара. Патша килгәндә, кыз киледә тары төеп тора икән. Патша кыз янына килә дә:
- Әй, кызым, әйтә алмассыңмы, синең килеңдә ничә бөртек тарың бар? Шуның ничәсе ярма булган, ничәсе тары көе тора? — ди.
Кыз әйтә:
Мин әйтермен шул вакытта, син, монда килгәнче, ничә адым атладың? Ничә рәт уңга, ничә рәт сулга борылып карадың? Шуны әйтсәң, мин дә әйтермен, — ди.
Патша бит моны белми инде, шулай булгач, кыздан да сорый алмый. Шуннан соң патша иртәге көнгә кызны үзенә кунакка чакыра. Патша әйтә: «Син миңа кунакка кил, кием дә кимә, киемсез дә булма, — ди. — Җәяү дә килмә, атка да утырма. Бүләк тә алма, бүләксез дә булма, — ди. — Юлдан да барма, юлдан да чыкма», — ди.
Кыз барырга ризалык биреп кала. Патша киткәч, кыз балыкчыга барып балык тота торган җәтмә, аучыга барып куян белән бер боҗыр алып кайта.
Кыз иртән торып киемен салып ташлый ла остенә җәтмә бөркәнә. Кулына боҗырны тота, куянны бот арасына кыстыра да патшага кунакка китә. Кыз, баргаңда, бер юлга кереп, бер юлдан чыгып патшага барып җитә. Патша кызның килгәнен күреп каршы ала. Кыз әйтә:
- Мә, падишаһым, бүләгем шушы булыр, ди дә боҗырны бирә.
Патша боҗырны тота алмый, боҗыр очып китә. Патша әйтә:
— Нигә бүләксез килдең? — ди.
- Нигә бүләкне очырдың, боҗыр бүләк түгелмени? - ди.
— Алай булгач, нигә бүләк алып килдең миңа? — ди.
— Кая, минем алып килгән бүләгемне күрсәт! — ди кыз.
Патша әйтә:
— Нигә киемсез килдең? — ди.
Кыз җәтмәне тотып күрсәтә дә:
— Бу кием түгелмени? — ди.
— Алай булгач, нигә кием кидең? — ди.
Кыз әйтә:
— Бу киеммени, ботен тәнем күренеп тора бит, — ди.
Патша әйтә:
— Нигә җәяү килдең? — ди.
Кыз әйтә:
Нигә җәяү килим мин, куянга атланып килдем, — ди, куянга атланып
күрсәтә.
Патша әйтә:
— Нигә куянга атланып килдең? — ди.
Кыз куян өстеннән тора да:
- Нигә мин атланып килим, аякларым белән җиргә басып торам бит, — ди. Патша кызны үз бүлмәсенә кунак итәргә алып кереп китә. Ашап-эчкәч, патша кыздан сораштыра башлый:
— Йә, кыз, ничек көн күрәсез, ничек тукланасыз? — ди.
Кыз әйтә:
- Безнең бер генә һөнәребез бар, басудан балык тотып ашыйбыз, ди.
Патша әйтә:
- Их, кыз, барысын да дөрес эшләдең, тик азакта ялгышасың, корыда балык булмый бит, — ди.
Кыз әйтә:
- Сез дөрес сөйлисез, корыда балык булмый, шулай булгач, алаша да колынламый, — ди.
Шуннан соң патша, кызны бик зурлап, колынны аларга биреп, өенә кайтарып җибәргән, ди.
Кыз атасы белән әле дә шулай рәхәт кенә яшәп яталар икән, ди.
Татар халык әкияте