Татар халык ашлары

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.

пешерүчеТатар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

Чүбәрәк

чүбәрәк

Урыслар аны телләренә яраклаштырып "чебурек" ди. Чынында бу майда кыздырылган сумса Кырым татарларының милли ризыгы. Чын чүбәрәк төче камырдан әзерләнә. Эченә төрле тәмлеткечләр мулдан салынган һәм ваклап туралган ит, бәлки сыр салынырга мөмкин.

Чүбәрәк

Башта камырын әзерлибез. Онны илибез, аңа 5-6 тамчы сыек май кушабыз. Кул белән он белән майны әйбәтләп уалыйбыз. Бер йотым суда яхшылап чеметеп алынган тозны эретәбез. Онга башта тозлы суны, соңыннан гади суны әкренләп кушабыз. Камырыбыз йомшак булырга тиеш түгел. Камырны түгәрәкләп полиэтиленга төреп куябыз. Ярты сәгать чамасы торып торсын. Камырны бәрәңге пешкән суда да басырга була. Аңарчы чүбәрәкнең эчен әзерли торабыз. Вак итеп суганны, итне турыйбыз, тоз, борыч, төрле укроп кебек хуш исле үләннәр салгач, әйбәтләп болгатабыз. Соңыннан куе каймак хәленә кергәнче ит шулпасы өстибез. Шулпа артык күп булырга тиеш түгел, югыйса, чүбәрәк эче пешеп җитмәгән кебек тоелыр. Әзерләнгән итнең өстен каплап ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк булыр. Ул арада камыр эшен дәвам итик. Камырны учка сыярлык, урта зурлыктагы тавык йомыркасы кадәр кисәкләргә өзеп бүлгәләргә. Түгәрәкләп баскаларга да, 1-2 миллиметр калынлыкта җәяргә. Түгәрәкләп җәелгән камырның бер ягына әзер эчлек салырга. Ит камыр кырыена барып җитмәскә тиеш, соңыннан читләрен ябештерерлек булсын. Җәелгән камырның эчлек салынмаган ягы белән тигезләп капларга һәм чәнечке белән басып чыгарга. Баскалап ябештереп, махсус җайланма белән кисәргә дә була. Чүбәрәк ясалган арада тирән табага майны кыздырырга куябыз. Әзер чүбәрәкләрне яхшылап кызган майда пешерәбез. Башта бер ягын, аннан соң икенче ягын кызартып алабыз. Кыздырылган чүбәрәкләрне сөлгегә куеп артык маен сеңдереп алабыз. Кайнар килеш ашаганда гына чүбәрәк искиткеч тәмле була. Чүбәрәк янына помидор суы яки әйрән бирергә була.

500 г онга: 300 г турылган ит, 150 г суган, сыек май, тоз, кара борыч, ит шулпасы.

Чөгендер салаты

Пешкән чөгендерне һәм алманы кабыгын чистартып угыч аша уабыз. Чикләвекне дә кабыгыннан чистартып ваклыйбыз. Барысын бергә кушабыз һәм майонез салып болгатабыз. Табынга куяр алдыннан салат өстенә ваклап туралган яшел үләннәр сибәбез. Бу салатны уылган сарымсак кушып та ясарга була.

4 кызыл чөгендергә: 4 алма, 16 әстерхан чикләвеге, 8 аш кашыгы майонез, яшел үләннәр.

видео

татар халык ашлары

Чүлмәк бәлеш

чүлмәк

Чүлмәк бәлеш

Төче камырны юка гына җәяләр дә, 5х5 см итеп, шакмаклап кисәләр. Сарык, бозау яисә ат итенең сөяксез җирен 2 см калынлыгында шакмаклап, суганны түгәрәкләп турыйлар да, чүлмәк төбенә сары май салып тезеп чыккач, тоз белән борыч, туралган суган, өстенә шакмаклап туралган камыр салалар, аннары, бөтен нәрсәне тагын шул тәртипкә салып чыккач, шулпа өстиләр, яңадан камыр салалар һәм өстен каплап мичкә куялар. Әзер бәлешне таратмыйча, саклык белән генә тәлинкәгә бушаталар һәм, бүлеп, табынга чыгаралар.

"Шатлык" салаты

Чөгендерне, яхшылап юып, мичтә я газ өстендә кәстрүлдә пешерәбез. Чөгендер суынгач, кабыгын чистартабыз. Чөгендерне һәм кабыгы әрчелгән алманы угыч аша уабыз. Кара җимешне юабыз, кайнаган салкын суда җебетәбез дә төшләрен алып, ваклап турыйбыз. Чистартылган чикләвекне тозлы суда җебетәбез, юабыз һәм ваклыйбыз. Сарымсакны тоз белән уып ваклыйбыз. Каймакка керән, шикәр комы, аш серкәсе кушып, барысын бергә болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, чөгендер һәм кара җимеш белән бизибез.
 
1 уртача күләмбәге кызыл чөгендергә: 1 алма, 100 г кара җимеш, 2 әстерхан чикләвеге, 1 бүлем сарымсак, 1 стакан каймак, 1 бал кашыгы уылган керән, 1 бал кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, шул кадәр үк шикәр комы.
татар халык ашлары

Күптермә

күптермә
Күптермәне борчак, ясмык, тары оныннан пешерәләр. Күптермә камыры төче һәм коймак камырыннан куерак булырга тиеш.

Борчак күптермәсе

Савытка йомырка сытып, тоз, чәй содасы, сөт салып әйбәтләп болгаталар да борчак оны өстиләр һәм яхшылап изәләр. Камырны кайнап торган майлы тирән табага агызалар, 2 см чамасында тигез җәелсен өчен, табыны бераз селкетәләр. Күптермәне мичтә пешерәләр, өстен майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.
Күптермә янына сөт өсте, катык яки озак итеп кайнатылган кайнар сөт бирергә мөмкин.
Ясмык һәм бодай күптермәсен дә борчакныкы кебек үк пешерәләр.
 
1 таба күптермәгә: 1 кг он, 5 йомырка, 600-700 г сөт, 100-150 г май, 1/2 балкашык чәй содасы.

Балык салаты

Консерваны ачып, балыкларны чәнечке белән ваклыйбыз. Йомырканы чистартып, агын сарысыннан аерып, агын да, сарысын да аерым ваклыйбыз. Суганны чистартып, юка боҗралар итеп турыйбыз. Юалган алманы һәм каты сырны вак угыч аша уабыз. Салат савытына кат-кат итеп, һәр катка майонез ягып болай салабыз. Беренче кат - вакланган балык, икенче кат - суган, аннан соң алма, йомырка агы, сыр һәм ахырда - вакланган йомырка сарысы. Салатны артып калган йомырка сарысы һәм петрушка белән бизибез.
 
1 банка майлы яки үз согындагы балык консервага: каты итеп пешерелгән 3 йомырка, 2 уртача зурлыктагы суган, 1 алма, 100 г каты сыр, 100 г майонез, петрушка.
татар халык ашлары

Умач

umach

Умач

Умач - бик тиз өлгерә торган аш. Аны бодай, арыш, борчак, карабодай һәм солы оныннан уалар, итле, сөтле һәм шулай ук кысыр ашка да салалар.
Умач уу өчен табакка иләп он салалар да уртасын чокырлыйлар, аннары азлап-азлап кына тозлы шулпа яисә су салып яхшылап болгаталар һәм вак кына борчак кадәр төерләр ясалганчы, камырны он белән уып торалар. Суны токмач, чумар камырларына караганда кимрәк салалар.
Әзер умачны кайнап торган шулпага ике кул белән уыштырып салалар, оешмасын өчен болгатып торалар. Умач өскә калыккач та, ашны 2-3 минут кайнатырга кирәк.
 
1 өлешкә: 35-40 г он, 30-35 г шулпа яисә су, кирәгенчә тоз.

Кишер, алма һәм яшел борчаклы салат

Кишерне суда пешереп алабыз. Алманың кабыгын әрчибез, уртадагы төшләрен алабыз. Пешкән кишер белән чистартылган алманы вак шакмаклап турыйбыз. Тирән эчле савытка салып, суы саркытылган яшел борчак, тәменчә тоз һәм шикәр комы, майонез өстәп, яхшылап болгатабыз. Салатны, салат савытына салып, кишер, алма кисәкләре белән бизибез.
 
4-5 кишер, 150 г консервланган яшел борчак, 2 алма, 100 г майонез, тәменчә тоз, шикәр комы.
татар халык ашлары

Кабартма

кабартма

Кабартманы сөт белән майлы азрак салган ачы камырдан пешерәләр. Кабартманы кәстрүлдә майда йөздереп, мичтә майлы табада, майламыйча гына да пешерергә мөмкин.

Майда пешерелгән кабартма.

Ачы камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр дә тактага яки тастымалга кабартырга куялар. Кабартманы кәстрүлдә яки табада, кайнап торган майда, әйләндерә-әйләндерә кыздырып пешерәләр. Кабартма кызарып һәм кабарып пешәргә тиеш. Әзер кабартманы кәстрүлдән тишекле чүмеч белән, табадан чәнечке белән алып, табынга кайнар килеш бирәләр. Кабартманы каймак, повидло яки варенье белән ашыйлар.

Мич кабартмасы

Ачы камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр, тактада яки тастымал өстендә кабарталар. Аннары, кайнар майлы табага тезеп, мичкә куялар һәм, тигез кызарсын өчен, кузгаткалап торалар.
Кабартманы атланмай белән майлап, табынга кайнар килеш чыгаралар һәм атланмай, каймак, варенье белән ашыйлар, кайчагында ипи урынына да бирәләр.

 

"Сәламәт булыгыз" салаты

Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп юып, кабыгын чистартабыз. Кыярны юка итеп токмачлап турыйбыз, алманы һәм кишерне угыч аша уабыз. Салат яфракларын сайлап алып юабыз һәм юка тасмалар итеп турыйбыз. Яшелчәләрне савытка салып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы (яки алма серкәсе, яисә сыек лимон кислотасы) салабыз. Боларның барысын да каймак салып, ипләп кенә болгатабыз һәм салат савытына тау итеп өеп куябыз. Помидорларны юып, юка телемләп турап, салатны бизибез.

2 кыярга: 2 кишер, 1 алма, 2 зур булмаган помидор, 100 г яшел салат яфраклары, 200 г каймак (1 тулы стакан чамасы), ярты лимон согы (яки 1 бал кашыгы алма серкәсе), 1 бал кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз.

видео

татар халык ашлары Кабартма