Татар халык ашлары

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.

пешерүчеТатар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

Туй өстәле

Туй өстәле

Туй - яңа тормышка аяк баскан яшьләр өчен иң истәлекле көн. Туй  табынын мул итеп әзерлиләр, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, чәкчәк, бохар кәләвәсе, паштет яки бәлеш, торт кебек ашамлыклар да була.
Татар халкы туй табынына бал-май куя. Яшьләр тормышы шул бал-май кебек татлы булсын! Аны иң элек кияү белән кәләш, аннары башкалар авыз итә.
Туй табынына азыкны парлап куялар. Кода-кодагыйлар пар каз, ике тутырган тавык, ике бәлеш һ.б. алып килә.
25 ел һәм 50 ел бергә гомер иткәннән соң көмеш һәм алтын туйларны да шулайрак үткәрәләр.
Табынның түрендә кияү белән кәләш (ул кияүнең уң ягына) утыралар. Аның янына - егетнең әни-әтисе һәм шаһитлар, ә егетнең сул ягыннан кызның әни-әтисе һәм шаһитлар утыра. Шуннан инде өстәл буйлап кара-каршы кода-кодагыйлар утырырга тиеш. Ягъни өстәлнең уң ягына - егет ягыннан килгән туганнар, сул ягына кыз ягындагы туганнар утыра. Шуны да онытмаска кирәк, кода каршына - кода, кодагый каршына - кодагый утыруы бик мәгънәле һәм күңелле, чөнки аларның серләре уртак.
Башка кунаклар, дус-ишләр дә табын янында тиешле урыннарын табалар. Шуны әйтеп үтик, табын янында ир кешенең уң ягында хатыны утырса, сул ягына ир кеше утыра.

татар халык ашлары

Лагман

лагман

Сарык итне бармак киңлегендә шакмаклап турыйлар да кызган майлы казанда кыздырып алалар. Аннары  су өстиләр һәм сүрән утта пешерәләр. Аерым табада аз гына май салып, вак итеп тураган кызыл помидор, кара торма, суган, кишер, баклажан һәм болгар борычы әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Ите йомшак булгач, шакмаклап тураган бәрәңге салалар. Шул ук вакытта табадан яшелчәләр һәм шулпа, тоз, борыч, помидорлар, сарымсак, лавр яфрагы өстиләр дә, өстен каплап, сүрән утта томалап пешерәләр. Токмачны аерым савытта пешерәләр.
Токмачны тәлинкәгә матурлап тезгәч, әзер соус кушып, өстенә вак итеп тураган петрушка сибеп, табынга бирәләр.

400 г иткә: бәрәңге 350 г, кишер 150 г, болгар борыч 150 г, баклажан 150 г, помидор 100 г, кара торма 100 г, петрушка, лавр яфрагы, суган, сарымсак, май, шулпа, токмач, тоз, шикәр, кызыл һәм кара борыч.

татар халык ашлары

Ат ите

кыздырма

Ат ите турында сөйләгән идек инде. Ул организм өчен гаять файдалы. Тозлаган һәм тозламаган ат итеннән әзерләгән салкын ашлар табынның зур сые санала. Ә атның түш һәм корсак яны итеннән ясалган казылык - иң тәмле ризыкларның берсе.
Тозлы кәбестә, борчак, солы, карабодай ашлары өчен ат итенең шулпасы аеруча әйбәт. Ул телемләп кыздыру өчен дә яхшы. Ат ите шулпасының өресе күп була, шунлыктан пешергәндә аны гел җыеп торырга кирәк.
Ат мае тәмле һәм тиз эри. Элегрәк аны эретеп суытканнар да өске утырган өлешен ипигә ягып ашаганнар һәм кыш көне юлга ала торган булганнар.

Ат итеннән салкын аш

Сум итне ике бармак калынлыгында кул йөзе чамасы кисеп алгач, күп итеп тоз сөртеп уалар, борыч сибәләр һәм ике көн салкында тоталар. Аннары кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Өстенә сөт я сыек каймак салып, томалап пешерәләр. Ит йомшарып китә, тәмам өлгерә. Суыткач, телемнәргә турап, табынга китерәләр.

Кыздырма

Сум итне бармак калынлыгында шакмаклап турагач, тоз, борыч сибеп, 1-2 сәгать салкында тоталар һәм кызган табада яхшылап кыздыралар. Янына бераз ваклап тураган чи суган да салалар. Кирәк икән, аз гына томат я вак итеп тураган кызыл помидор, сөт яки катык, каймак салып, өстен томалап пешерәләр.
Табынга кайнар килеш бирәләр. Вак итеп тураган сарымсак сибеп китерсәң, кыздырма тәмлерәк була.

1 өлешкә: 100-150 г сум ит, 15-20 г май, 75-100 г сөт яки катык, яки 50 г каймак, 30 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч.

Ат итенең 500-700 г чамасы сөяксез җирен яхшылап юып, сеңер, ярыларын кисеп алгач, киңлеге 5 см, ә озынлыгы 15 см лы кисәкләр итеп турыйлар. Аннары тоз, борыч, сарымсак сөртеп ышкыгач, нык кызган майлы табада яхшылап кыздыралар. Кыздырган итне капкачлы тирән табага салып, өстенә итне капларлык итеп суган турыйлар, телемләп тураган бәрәңге, тоз, борыч, лавр яфрагы, барысы күмелерлек кенә кайнар шулпа яисә кайнаган су салып, өстен каплап, әзер булганчы томалап пешерәләр.
Пешкәч, бәрәңгене озынча тәлинкәгә өеп салалар, итне, аркылыга турап, бәрәңге янына тәлинкәгә тирәли тезеп чыгалар, өстенә кыздырган суган һәм томалап пешергән ит шулпасы сибәләр.

видео

татар халык ашлары

Гөмбә тутырылган бәрәңге

гөмбә тутырылган бәрәңге

Тутырылган бәрәңге

Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер.

Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчибиз да салкын суга салып алабыз. Өстен кисеп, эченнән яртысын чокып чыгарабыз. Барлыкка килгән куышка әзер эчлекне тутырабыз, кисеп алган түбә белән каплыйбыз, тегү җебе белән ныгытып бәйләп, тирән эчле табага тутырабыз. Бәрәңге өстенә үсемлек мае, шулпа салып, 30 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан тәлинкәгә куеп, өстенә табадагы шулпаны салып, табынга бирәбез.
Бәрәңгене итле эчлек белән дә тутырырга була.

12 бәрәңгегә: 2 стакан яңа җыелган ак гөмбә, ак ипинең чиреге, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз.

видео

татар халык ашлары

стейк Тартар

тартар

стейк Тартар европада бик яхшы куллана. Татар стейк исемле блюдо бугенге татар кухнясе белән бик әз бәйләнгән, европада татарларны кыргыйлар белән ассоциировать итәләр, шуңа күрә  блюдыга шундый исем куштылар.

Юылган сум итнең ярыларын кисеп алгач, вак итеп турыйлар да ит тарткыч аша чыгаралар. Тоз, борыч сибеп, суган, петрушка, каперс, соус һәм олиф мае, лимон суы, бераз гына горчица кушып, яхшылап болгаталар. Аннары, дурт өлешкә бүлеп түгәрәкләп җәяләр һәм уртасына чи йомырка сарысы салалар.

4 өлешкә: 600 г сөяксез ит, 1 аш кашыгы тураган петрушка, 1 аш кашыгы горчица, 4 бал кашыгы соус, 4 аш кашыгы каперслар, 4 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы лимон суы һәм олиф мае, тоз, борыч.

Тартар соусы.

Чи һәм пешкән йомырка сарысы, әзер горчица, лимон суы яхшылап болгаталар да, тоташ масса хасил булгач, шешәдән ипләп кенә олиф мае агызалар, туктамый торган кашык я чәнечке белән, гел бер юнәлештә, майны салып бетергәнчә болгатып торалар. Каймак, вак итеп тураган маринадланган кыяр, тоз, борыч, укроп өстәп болгаталар да табынга китерәләр.

2\3 стакан олиф маена: 2 пешкән йомырка сарысы, 1 чи йомырка сарысы, 1 аш кашыгы горчица, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы вак тураган маринадланган кыяр, 1 аш кашыгы лимон суы, укроп, тоз, борыч.

видео

татар халык ашлары