Татар халык ашлары

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.

пешерүчеТатар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

Сөтле ашлар

сөтле аш

Сөтле аш җиңел ашлардан санала. Аны, сөт, су, йомырка, яшелчәләр, токмач, вермишель, макарон, тары, дөге һәм карабодай ярмалары салып, бәрәңге белән дә, бәрәңгесез дә пешерәләр. Бәрәңгесез пешергәндә, токмачны сөт кайнап чыгуга салалар, бәрәңге белән пешергәндә, башта бәрәңге, аннары токмач, сөтле өйрәгә башта - ярма, аннан соң бәрәңге салалар. Сөтле ашны бәрәңгесез пешергәндә, ашка бераз шикәр комы өстиләр.
Сөтле ашны табынга атланмай һәм бөтнек белән бирәләр.

Сөтле салма

Өсте алынмаган сөткә бераз су кушып, аны кәстрүлдә кайнатып чыгаралар, аннары суган, тоз, вак кына турап бәрәңге, бәрәңгесе пешкәч, салма һәм май салалар.

1 өлешкә: 350-400 г сөт, 80-100 г су, 100 г бәрәңге, 20 г суган, 10 г атланмай, 50 г әзер салма, тоз, борыч.

Сөтле токмач

Сөтле шулпа кайнап чыккач, кирәгенчә тоз һәм шикәр өстиләр дә, өйдә басып кискән токмач салып, токмач өскә күтәрелгәнче кайнаталар. Ашны табынга атланмай салып бирәләр.

1 өлешкә: 350-400 г сөт, 100 г су, 10-15 г шикәр, 50 г токмач, 10 г атланмай, тоз, борыч.

Яшел суган салаты

Чистартып юган суганны 1 см чамасында турыйлар, тирән савытка салып, тоз, борыч, туралган йомырка, каймак я майонез салып болгаталар һәм, 3-5 минут салкында тоткач, табынга бирәләр.

1 өлешкә: 100 г яшел суган, 50 г каймак яки майонез, 1 йомырка, кирәгенчә тоз, борыч.

видео

татар халык ашлары

Хуҗабикә ашы

хуҗабикә

Хуҗабикә

Мондый аш тиз әзерләнә, чөнки ул итсез, ягъни кысыр аш була. Кайнап торган суга әрчелгән (вагракларын бөтен килеш, эрерәкләрен ярып) бәрәңге салалар. Бәрәңге яртылаш пешкәч, тоз, борыч өстиләр һәм пешерүне дәвам итәләр. Пешеп җитәрәк, ашның кайнавын киметә төшеп, майда кыздырылган башлы суган салып җибәрәләр. Аш пешеп чыккач, утны сүндереп, 3-5 минут каплап тотканнан соң, табынга китерәләр. Шулпа бәрәңге белән бергә бүленә. Аңа вак итеп туралган укроп сибеп, табынга куялар.
Кысыр аш янына катык куела. Бу - бик тәмле, тансык аш.

1 өлешкә: 200 г бәрәңге, 40 г башлы суган, калганы - кирәгенчә.


"Кышкы" салат

Пешкән бәрәңгене, йомырканы, итне (яки майсыз казылык), кыяклы йә башлы суганны, тозлы кыярны вак шакмаклап турыйбыз. Алма белән кишерне эре угыч аша уабыз. Барысын бергә зур табакка салып болгатабыз, яшел борчак өстибез һәм өстенә укроп сибәбез. Тоз белән борычны тәменчә салабыз һәм майонез өстәп тагын яхшылап болгатабыз. Майонезның яртысын каймак белән дә алмаштырырга мөмкин. Салатны салат савытына салып, бизәп табынга куябыз.

200 г иткә йә казылыкка: 5-6 бәрәңге, 3 йомырка, 3-4 тозлы кыяр, 1 зур суган, 2 алма, 1 кишер, яшел борчак, укроп.

татар халык ашлары

 

Борщ

борщ

Борщ

Эшне башлар алдыннан барлык яшелчәләрне дә салкын суда яхшылап юалар. Суган белән петрушканы турыйлар да кәстрүлгә бушаталар. Аның өстенә кипкән гөмбә һәм 8 стакан су салалар.
Аннары кәстрүлне көчле ут өстенә куеп җибәрәләр. Кызыл чөгендерне эре тешле угычта уганнан соң, майлы табага салып, әкрен генә утта якынча 20 минут томалап пешерәләр. Табага ярты балкашыгы тоз һәм бер балкашыгы шикәр комы салалар. Чөгендер сусыл булмаса, бераз шулпа да кушарга ярый. Табадагы массаны болгатып торалар. Чөгендер кызыл төсен югалтмасын өчен, аңа бер балкашыгы аш серкәсе өстәп җибәрәләр. Аннары кишерне, угычта уып, табага салалар.
Бәрәңгене, әрчеп, эре итеп турыйлар да кәстрүлгә салалар. Вак итеп туралган кәбестә, табада кызган чөгендер, кишерне дә кәстрүлгә бушаталар. Ашны 10 минут кайнатканнан соң, газны сүндереп, кәстрүлгә яшел үләннәр, дәфнә (лавр) яфрагы салып җибәрәләр һәм капкачын ябып куялар. 5 минуттан борщ инде тулысыңча әзер була. Тәлинкәләргә салып, каймак өстәп, табынга бирәбез.

8 стакан суга: 2 кызыл чөгендер, 2 баш суган, петрушка тамыры, 1 кишер, 3 бәрәңге, 1\3 баш кәбестә, 2 аш кашыгы томат пастасы яки 3 помидор, 2 кипкән гөмбә, яшел сельдерей, петрушка, укроп, 1 аш кашыгы тоз, ярты бал кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы май.


Сыр белән кыяр салаты

Кишерне суда пешереп алабыз. Пешкән кишерне, яхшылап юылган кыярны, сырны токмачлап турыйбыз, тирән эчле савытка салып, тәменчә тоз сибеп, майонез белән яхшылап болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, табынга куябыз.

3 кыярга: 1 пешкән кишер, 120 г каты сыр, 65 г майонез

татар халык ашлары

 

Куырылган

куырылган

 

Куырылган - башкорт салаты.

Пешкән балык, бәрәңге, кыяр вак кына итеп шакмаклап турыйлар һәм 1 кашык майонез кушып савытка салалар.
Йомырканы сытып сөт салгач, тоз өстәп яхшылап болгаталар да кызган майлы табада юка гына итеп кыздырып алалар. Суыткач, уртасына әзер эчлек салып, тәбәнең ике читен күтәрәләр дә эчлек өстенә ябалар.
Әзер куырылганы табынга өстен майонезлап һәм яшел суган, петрушка белән бизәп бирәләр.

200 г пешкән балыкка: 1 пешкән бәрәңге, 1 тозлы кыяр, 2 йомырка, 1 аш кашыгы сөт, 2 аш кашыгы майонез, петрушка, яшел суган, тоз кирәгенчә.

Кузгалак салаты

Яшь кузгалак яфракларын салкын су белән яхшылап юабыз һәм 2 см киңлектә итеп токмачлап турыйбыз. Тирән эчле савытка кузгалак салабыз, тоз, борыч, каймак өстәп болгатабыз. Тәменчә шикәр комы өстәргә дә була. Әзер салатны салат савытына бушатабыз, кырыйларын яшь кузгалак яфраклары, туралган йомырка белән бизибез, өстенә ваклап туралган укроп сибәбез.

100 г кузгалакка: 40-50 г каймак, 1 йомырка, тоз, борыч

татар халык ашлары

 

Тутырган тавык

тутырган тавык

Тутыру өчен яшь, симез яисә уртача көрлектәге тавык алалар.
Тавыкны суйгач та җылы көе йолкырга, тутыру өчен булса, моны аеруча сак эшләргә, тиресен ертмыйча, йонын берәмләп кенә йолкырга, төкләрен өтәргә кирәк. Аннары, тиресен калдырып, тавыкның муенын, канат очларын һәм, буыннан бер бармак киңлеге түбәнрәк, тәпиен кисеп алалар. Кечкенә генә итеп эчен ярып, үпкә-бавырын һәм эчәген, муен ягыннан бүксәсен һәм трахеясын алалар. Шуннан соң тавыкның эчен-тышын салкын су белән яхшылап юалар да ярган җирен нечкә ак җеп белән тегеп куялар.

Беренче ысул

500-600 г лы чистарткан яшь тавык яки чебешне салкын су белән юып муенын бәйлиләр, корсак куышлыгына тугламыйча йомырка сыталар, һәр йомыркага тоз, борыч сибәләр, бераз шулпа өстиләр һәм эчен ак җеп белән тегәләр. Аннары тутырган тавыкны, акрын гына кайнап торган тозлы суга салып, 40-50 минут пешерәләр. Пешкән тавыкны, 4 өлешкә бүлеп, кайнар килеш, табынга бирәләр.
Гарнир - дөге боткасы яисә бөтен килеш пешергән бәрәңге.

Икенче ысул

Чистартып юган тавыкның, алда сөйләнгәнчә, тиресен итеннән аералар, эчен тегеп куялар.
Тавыкның бүтәкәсен, йөрәген һәм бавырын яхшылап чистартып салкын су белән югач, тагаракта чабалар яисә ит тарткычтан чыгаралар да, йомырка, сөт өсте яки сөт, эреткән сары май өстәп, яхшылап туглыйлар, тоз, борыч сибәләр һәм, тавыкка тутырып, муенын бәйләп, акрын гына кайнап торган тозлы суда пешерәләр.
Пешкән тавыкны кайнар килеш (салкын килеш тә бирергә мөмкин) 4 өлешкә бүлеп бирәләр.

Юа салаты

Юаны чистартып юабыз, 1,5—2 см киңлектәге тасмалар итеп турыйбыз. Тирән эчле савытка салып, юага бераз тоз һәм борыч сибеп болгатабыз. Салатны салат савытына салып, өстенә майонез яки каймак сибеп, урталай киселгән йомырка белән бизәп, табынга куябыз.

100 г юа, 30 г майонез яки 50 г каймак, 1 йомырка, тоз, борыч

татар халык ашлары