Татар халык ашлары

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.

пешерүчеТатар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

Татарча солянка

татарча солянка

Сөякле иттән әзерләнгән шулпаны сөзеп, пешкән итләрне - сарык, сыер, ат ите һәм бөерне - токмачлап турыйлар. Башлы суганны боҗралап турап, аз гына май салып, кыздырып алалар. Тозлы кыярның кабыгын, эчен әрчеп, юка гына итеп аркылыга турыйлар, бераз су өстәп, кечерәк кәстрүлдә томалап пешерәләр. Томатны бераз май белән аерым савытта кыздырып алалар. Кара җимешне яхшылап юып кайнар суга салып тоталар һәм төшен алалар. Шулай әзерләгән бөтен нәрсәне кәстрүлдәге сөзгән шулпага салып, кирәгенчә тоз һәм борыч сибеп, 10-15 минут акрын гына кайнаталар.
Солянка куе була, аны, тирән тәлинкәгә салып, каймак яисә катык белән бирәләр, аш өстенә яшел тәмләткечләр һәм лимон сибәләр.


1 өлешкә: 25 әр г сарык, сыер, ат ите һәм бөер (барысы 100г), 50 г суган, 100 г әрчелгән тозлы кыяр, 10-15 г май, 25-30 г кара җимеш, 30 г каймак, 25 г томат, 300 г шулпа, тоз, борыч.

video

Корт

корт

Сөтне кайнатып чыгаргач, сөткә катык салып кайнаталар. Бераздан сөт эремчеккә әйләнә, аны башта кызарганчы, аннары шикәр өстәп, суы беткәнче кайнаталар. Әзер кортны икенче савытка бушатып, суыталар.

Эремчеккә сөт кушып та корт кайнатып була.

Салкын кортны, тәлинкәгә салып, табанга атланмай белән бирәләр.

Озаграк саклау өчен, кортны мичтә, кояшта яисә духовкада киптерәләр.

Беренче ысул: 1 л сөткә: 100 г катык, 40 г шикәр.
Икенче ысул: 33% дымлылыктагы 1 кг корт кайнату өчен: 1400 г майсыз эремчек, 230 г шикәр, 500 г сөт.

Кефирдан кайнаткан корт

Кортны калын төпле савытта я табада кайнаталар.

Кефирны савытка салып, көчле ут өстенә куялар. Суы кайнап беткәч, утны киметәләр һәм, саргылт төскә кергәнче, болгата-болгата кайнаталар, савыт төбендә корт утырып кала. Әзер кортны гөбәдия эченә салалар, май һәм бал белән ашыйлар. Кортны гөбәдия өчен әзерләгәндә каймак яки атланмай (сары май), шикәр өстәп утка куялар һәм яхшылап болгаталар.

Кефирдан бер гөбәдия өчен корт кайнатканда, ярты литр кефир кирәк.

Катыктан ясаган корт

Кефирдан ясаган кебек үк ясыйлар, тик катыктан кайнаткан корт таралып тормый, эре кисәкле, сузылучан була. Шуңа күрә әзер кортны, суытып, ит тарткычтан чыгаралар, аннары кирәгенчә файдаланалар.

Кортлы май

Киптерелгән кортны киледә төеп, илиләр, аннары сөт өстәп, ботка сыман булганчы акрын гына кайнаталар. Эреткән атланмай, шикәр комы өстәп, яхшылап болгаталар һәм тагын 10 минут чамасы сүрән генә ут өстендә тоталар да, тәлинкә яисә касәләргә салып, салкынга куялар. Кортны бал яисә төшсез җимештән кайнаткан варенье белән дә шулай ук әзерлиләр, тик шикәр комы гына салмыйлар.

2 стакан иләнгән корт, 1 стакан сөт, 150 г шикәр комы, 300 г сары май яисә атланмай, 500 г бал яисә 300 г варенье.

Пилмән

пилмән

Пилмәнне иттән генә түгел, эремчектән, чиядән, бәрәңгедән һ.б. да ясыйлар.

Эремчек пилмәне

Эремчекнең суын саркытып, иләк аша кашык белән уалар яки ит тарткычтан чыгаралар, йомырка сыталар, каймак салып, бераз тоз сибеп, яхшылап болгаталар һәм пилмән ясыйлар.
Эремчек пилмәненә дә камырны башка пилмәннәргә баскан кебек үк басалар. Тик бераз калынрак итеп җәяләр һәм зуррак итеп (диаметры 6-7 см) кисәләр. Эремчекне түгәрәк камыр өстенә кашык белән салалар һәм, урталай бөкләп, кырыйларын бармак очы белән чеметеп ябыштыралар. Эремчек пилмәненең баш-башлары тоташтырылмый, пилмән ярты ай рәвешендә була.
Ясап бетергәч, кайнап торган тозлы суда пешерәләр, судан тишекле чүмеч белән сөзеп алалар һәм, кайнар килеш тәлинкәләргә салып, каймак, катык яисә атланмай белән табынга бирәләр.

1 кешегә: 75 г камыр, 100 г әзер эремчек, 1 йомырка, 30 г каймак, 25 г май, 50 г катык.

Бәрәңге пилмәне

Пилмән өчен бәрәңгене тозлы суда пешереп, суын агызып, төяләр, йомырка сыталар, кайнар сөт, атланмай, майда кыздырылган суган яисә сызык кыздырып салалар, тоз, борыч сибәләр. Шул боламыктан эремчек пилмәне кебек үк пилмән ясыйлар.
Табынга кайнар килеш, каймак, сөт өсте, катык яки атланмай белән бирәләр.

video

Дучмак

дучмак

Дучмакны ачы яки төче камырдан, эченә бәрәңге боламыгы, эремчек, сөт белән туглаган йомырка салып пешерәләр. Дучмакның камырын пәрәмәчне кенә караганда зуррак һәм юкарак итеп җәяләр. Эчен дә юкарак итеп салалар.

Йомырка дучмагы

Әзер төче камырны, 100 г лы кисәкләргә бүлеп, чынаяк тәлинкәсеннән зуррак (диаметры 15-17 см) итеп җәяләр, җәем кырыйларын 1-2 см күтәреп, 4-6 җиреннән бармак белән чеметеп, 4-6 кырлы сай "савыт" ясыйлар. Аларны кайнар коры табага тезеп мичкә куялар яки, янып торган мич алдында бераз пешереп, тышын катырып алалар. Аннары, майлаган табага яисә калайга тезеп, йомырканы сөт белән туглап, бераз тоз сибеп, артык тутырмыйча, дучмак тышына тиз генә салалар да мичтә яки духовкада пешереп алалар. Йомыркага майда кыздырылган суган да кушарга мөмкин. Әзер дучмакны, майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.

1 дучмакка: 100 г төче камыр, 2-3 йомырка, 50 г сөт, дучмак һәм таба майларга 15 г май.

Бәрәңге дучмагы

Дучмак тышын, йомырка дучмагына әзерләгән кебек үк, мичтә пешереп алалар.

Бәрәңгене шәнгә өчен әзерләгән кебек пешереп төяләр, сөт һәм йомырка салалар.

Мичтә катырып алган камырны майлы калайга (яки табага) тезеп, юка гына итеп бәрәңге боламыгы салалар да, өстенә йомырка сарысы сөртеп, мичкә куялар. Пешкән дучмакны, сары май белән майлап, табынга бирәләр.

1 дучмакка: 100 г камыр, 150-170 г әзер бәрәңге боламыгы, 1/4 йомырка, 15 г май

video

Татар халык ашлары. Дучмак

Татар-чәй

Татар-чәй

Мондый чәйне кыргызлар һәм нугайлар яратып эчә, алар аны "шыр-чәй" ди, үзбәкләр - "ок-чәй", Әстерхан татарлары "татар-чәй" диләр.

Татар-чәй әзерләү өчен, прессланган чәй яфракларын кайнап торган суга салалар да кайнар сөт өстиләр, барысын бергә, болгата-болгата, 5-8 минут кайнаталар. Аннары кирәгенчә тоз өстиләр (кайбер кеше борыч та сала). Чәйне касәләрдән атланмай салып, бавырсак, кабартма, кош теле, ипи белән эчәләр. Бу - тәмле һәм файдалы эчемлек.

1 өлешкә: 5-6 г чәй, 100 г су, 100 г сөт, 15-20 г май, кирәгенчә тоз.

video

татар халык ашлары